«Бер белмәгән кешеләргә кызымны кияүгә бирәсем килми», – дип, әтием ризалыгын бирмәде. Мәскәү бер көндә төзелмәгән, диләрме әле, әти-әнием белән ирем Азат телефон аша танышты. Шөкер, вакыт узгач, алар Азатны ошатты.
Кытайга әлегәчә кайтканым юк, әти-әнием, сеңлемне сагынам. Аларны күрәсем, озаклап кысып кочаклыйсым килә. Әти-әниемнең Казанга минем янга киләселәре, мине күрәселәре килә. Тормышым белән кызыксынып торалар. Аларның әле бер тапкыр да Казанга килгәннәре юк. Телефоннан сөйләшеп, аралашып торабыз. Кызганыч, туйга да килә алмадылар.
Бүгенге көндә иң зур теләгем – әти-әниемне Кытайдан алып килеп, аларны монда яшәргә калдыру...
Кытайда туып үскән Филюра Акчурина: «Дәү әниемнең васыятен үтәр өчен Казанга кайттым!» https://intertat.tatar/news/kytaida-tuyp-uskan-filyura-akcurina-dau-aniemnen-vasyyaten-utar-ocen-kazanga-kaittym-5865947